Мортазин Илдар Минсалих улы,1989 елның 4 сентябрендә Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында туган.
2011 елда Түбән Кама шәһәрендә сәнәгать зонасын саклау буенча өлкән янгын сүндерүче вазифасында Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 1 нче санлы отрядында хезмәт куя башлый.
2020 елда янгын сүндерү хезмәтенең дежур сменасы начальнигы вазыйфаларын башкара. Түбән Кама шәһәре янгын сагында эшләү дәверендә берничә тапкыр янгыннарны сүндерүгә һәм авария - коткару эшләрендә җитәкчелек итә.
2023 елның 1 гыйнварыннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде.
Өйләнгән. Тормыш иптәше белән 2 бала үстерәләр.