Ватаныбыз үсешенә зур өлеш керткән, үрнәкле гомер юллары белән бүгенге яшьләргә дә маяк булган хезмәт ветераннары статусындагы апа-абыйлар күп. Шундыйларның берсе, легендар шәхес, Усының данлы кызы Дөлфирә апа Каһированы Яңа елның тәүге көннәрендә Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова туган көне белән тәбрикләде, район җитәкчелегенең күчтәнәчләрен җиткерде.
Дөлфирә Барый кызы 1940нчы елның 1нче гыйнварында районның Усы авылында дөньяга килә. 14 яшьтән алып хуҗалыкта – терлекчелектә. Иң олуг буләкләрен генә санап чыксак та, алар гаять күп. Хисапсыз сандагы грамоталары – мәртәбәле истәлекләр, фотосурәтләре Почёт тактасыннан, республика газеталары битләреннән беркайчан да төшмәде. ВДНХның, "Ана даны" көмеш һәм алтын медальләре белән бүләкләнгән мөхтәрәм ил анасы. Уйлап кына карыйк, 1962 елда 20 яшендә Ленин ордены кавалеры була Дөлфирә апа. 1975нче елда Татарстан Югары Советының 9нчы чакырылыш депутаты итеп сайлана, "Хезмәт ветераны" булып таныла.
Танылган райондашыбызның тормыш юлы Гурий Тавлиннын " Тәвәккәл таш яра" китабында яктырдылды. Тормыш юлдашы Шамиль абый белән 6 балага гомер бирәләр, аларның һәркайсы югары белемле, гомер юлларында үз урыннарын тапканнар. Актаныштагы кызы Фәния Рәшитова – безнең хөрмәтле коллегабыз, остазыбыз, урындагы радио журналисты.
Дөлфирә апага ныклы сәламәтлектә булып, матур тормыш максатлары, кешелеклелек үрнәкләре белән барыбызны да сөендереп яшәвен телибез.