Футбол буенча оешма-предприятиеләр катнашында район беренчелеге узды

2013 елның 30 июле, сишәмбе
Районыбызда спортны үстерү, футбол төрен популярлаштыру максатыннан, 19-29 июль көннәрендә оешма-предприятиеләрнең ир-егетләр командалары арасында район Чемпионаты узды.
Уен нәтиҗәләре буенча :
 I. урын -“Яшьләр” студентлар төркеме,
II. урын -“Яшьләр 2”,
III. урын- “ДЮСШ” командасы.
Иң яхшы уенчылар:
 “Яшьләр” төркеменнән капкачы Ильнар Ибниев, иң күп гол кертүче Рузил Сибгатуллин, иң эйбәт сакчы “ДЮСШ” командасыннан Ильдус Хафизов һәм “Торак- коммуналь хезмәт күрсәтү” җыелма командасы төркеменнән Айнур Зайнуллин иң файдалы уенчы булып билгеләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International