Әлем авыл җирлегендә авыл башлыклары катнашында семинар-киңәшмә узды.

2013 елның 26 июле, җомга
25 нче июль көнне Әлем авыл җирлегендә авыл башлыклары катнашында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәне Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары И.Ш. Бариев алып барды. Семинарның төп максаты Әлем авыл җирлеге белән танышу, авыл җирлекләрендә булган проблемаларны хәл итү юлларын эзләү . Семинар Әлем авыл клубында башланып китеп, җирлек җитәкчеләре бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрне карап үттеләр. Гомумән алганда сүз авылларда халыкның терлек азыгы әзерләү барышы турында барды. Аннан соң Әлем җирлеге башлыгы Анварова Дилбәр Миркасим кызы җирлек белән таныштырып үтте. Шулай ук киңәшмәдә катнашып “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Хуҗин Хәлил Мансур улы чыгыш ясады. Сәфәр барышында җитәкчеләр Әлем авылындагы эшмәкәр И.А. Сәитгараевның кирпеч заводы, Р.Х. Исламхузинның гаилә фермасы һәм җирлектәге чүплекләрнең торышы белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International