Район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, бу көннәрдә җирлегебездә барган инвалидлар декадасы кысаларында Акккүз авылында яшәүче Харисовлар гаиләсендә булды. Хәл-әхвәл белешеп, тормыш шартлары белән танышып, Гүзәлгә күчтәнәч пакеты тапшырды ул.
Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга сез дә ярдәм кулы суза аласыз. Район тарихында 22 тапкыр үткәрелгән "Игелек марафоны"нда катнашу ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү, ярдәм кулы сузу өчен тагын бер мөмкинлек
https://vk.com/akt_habar?z=photo-205949931_457242405%2Falbum-205949931_00%2Frev