Якташыбыз, Ибраһимов Булат Фаил улына Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Якташыбыз, Г. Камал театрында рәссам булып эшлэуче Ибраһимов Булат Фаил улына Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Ихластан котлыйбыз!

Булат Ибраһимов 1975 елның 12 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында туа. 1995 елда Чаллы сәнгать училищесын, 2000 елда Санкт-Петербургта Театр сәнгате академиясен тәмамлый. 2001—2002 елларда — Казан яшь тамашачылар театрының баш рәссамы.

2002 елдан Татар академия театрында рәссам. Татар академия театрында М.Гыйләҗевнең «Яра» (2004), Р.Бохараевның «Тимер борчак», Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар», Х.Вахитның «Талак, талак!..» (2005), Т.Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» (2006), И.Зәйниевнең «Суган чәчәге» (2007); Әлмәт театрында Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» (1998), Ф.Әмирханның «Тигезсезләр» (2005); Минзәлә театрында Н.Гыйматдинованың «Сихерче» (2003) һ.б. спектакльләрнең сәхнә бизәлешләрен эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International