Рөстәм Ильясов: "Мәктәп маршрутлары - беренче урында торырга тиеш. Балаларның иминлеге төп мәсьәләләрнең берсе"

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бүген хакимияттә район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Алмаз улы җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. 

Көн кадагындагы төп мәсьәләләр - кышкы чорда юлларны тиешенчә кардан арындыру, куркыныч урыннарга игътибар бирү, балалар иминлеген тәэмин итү. 

"Мәктәп маршрутлары - беренче урында торырга тиеш. Балаларның иминлеге төп мәсьәләләрнең берсе. Шулай ук, күпләп явым-төшем, буран булган булган көннәрне кар чистартучы техникалар иртәнге 3 тән эшкә керешергә тиеш. Кеше эшкә, балалар укырга барганда бөтен чистарту эшләре төгәлләнергә тиеш" дип искәртте Рөстәм Ильясов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International