АКТАНЫШ БАДМИНТОНЧЫЛАРЫ - ТӨБӘК ЧЕМПИОННАРЫ

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Районыбызның яшь һәм талантлы спортчылары даими рәвештә үзләренең югары казанышлары белән сөендерәләр. Гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында бадминтон буенча "Проба пера" республика ярышларында Актаныштан җыелма гимназия командасы "Татарстан чемпионнары" титулын яуладылар! Шулай ук биредә Актанышның 1нче("зурлар" категориясендә) һәм 2нче санлы урта мәктәпләренең җыелма командалары матур уңышларга ирешәләр. Алар 3нче урынга чыктылар Командалар, җиңүчеләр һәм призёрлар медальләр, дипломнар һәм кирәкле инвентарь(сеткалар, ракеткалар, воланнар) белән бүләкләнделәр. Ярышлар Б. Матак авылында узды. Республика этабына бөтен Татарстаннан 21кече һәм 17 өлкән команда килгән иделәр. Киеренке ярышларда зур уңышларга ирешкән яшь актанышлыларны һәм аларның остазларын ихлас күңелдән тәбриклибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International