"Россия коммунистлары" партиясе Министрлар Кабинетына 4-7 ноябрь аралыгында бәйрәм көннәрен өстәү тәкъдимен юллады. Тагын бер ял көнен үткәрү инициативасы турында партия рәисе Сергей Малинкович искәртте, дип хәбәр итә РИА Новости.
"Махсус хәрби операциянең яңа бурычларын һәм Көнбатышның басымы көчәйгән чорда, безгә бу чакырулар алдыннан Россия җәмгыятен консолидацияләүне тәэмин итәргә кирәк. Шуңа күрә 7 ноябрь көнен Бөек Октябрь социалистик революциясе көне буларак бәйрәм итү зарурлыгы бар", - диде Малинкович.
Ул Октябрь революциясе көнен Халыклар бердәмлеге көне белән бергә бәйрәм итәргә тәкъдим итте һәм ял көннәрен 4 нче ноябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр билгеләү зарурлыгын ассызыклады.
Бүген Бөек Октябрь социалистик революциясенә 105 ел тулды. Совет чорында бу бәйрәм көнне барча халык ял итә иде, митинглар уздырылды. 2005 нче елдан алып 7 ноябрь эш көне буларак санала.