5 ноябрь көнне Такталачык авылы мәдәният йортында, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби чакырылышта катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты оештырылды.
Концертта, авылдашлар белән бергә, районыбыз мәдәният хезмәткәрләре, "Баламишкин" гармунчылар ансамбльләренең чыгышлары тамашачыларны тормыш авырлыкларыннан аерып торып, күңелләрен күтәрде.
Әлеге чарадан җыелган акчалар, Такталачык авылыннан мобилизацияләнгән Сарвартдинов Ильзар Идрис улының әнисе Гөлнур ханымга тапшырылды. 