Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, инициатива авторларының берсе Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «бу проблема мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә үзләре булдырган бизнесны саклап калырга, эш урыннарын саклап калу һәм икътисадта тотрыклылыкны тәэмин итү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүне сораган төбәкләр тарафыннан күтәрелде. Әлеге максатларда мин авторларның берсе булган закон проекты эшләнде».
Кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә бизнес милекчеләре булып калу мөмкинлеге биреләчәк, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген алга таба алып бару белән бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен биш эш көнендә вакыт каралган.