“Хан Төрбәсе” комплексы стенасына Актаныш районы халкына рәхмәт йөзеннән истәлек тактасы беркетелде.

2013 елның 17 июле, чәршәмбе
2010 нчы елдан якташыбыз Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Шаймиев житәкчелегендә "Яңарыш" фонды ачылып Изге Болгар жирлегендә төзекләндеру эшләре башланган иде. Бу изге эшкә республикабызның барлык районнары актив кушылып китте. Фондка акча кертү буенча безнең районда да бик күп чаралар уздырылды. Оешмалардан, аерым кешеләрдән, җитәкчеләрдэн, эшмәкәрләрдән фонд файдасына саллы гына акча күчерелде. 2012 елда Изге Болгар җирендә Актаныш муниципаль районы халкы җыйган акчага “Хан төрбәсе” комплексы төзекләндерелде. Бу хакта Спас районы тарафыннан “Хан Төрбәсе” комплексы стенасына Актаныш районы халкына рәхмәт йөзеннән истәлек тактасы беркетелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International