24 форма утырышы

2013 елның 16 июле, сишәмбе
13 июль көнне Яшьлек милли мәдәни узәгендә терлекчелектә июнь ае эш курсәткечләрен йомгаклау йөзеннән 24 форма утырышы узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Даниф Харисов, хуҗалык рәесләре, ферма мөдирләре катнашты. Җыелышны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев алып барды. Узган июнь ае нәтиҗәләре буенча район хуҗалыкларында 32286 баш мөгезле эре терлек бар. Дуңгыз 5391 башка туры килә, 1169 баш ат бар. Ел башы белән чагыштырганда мөгезле терлекләр 663 башка артык. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлек баш саннары 656 башка артыгырак. Июнь аена 1081 баш бозау алырга ирештек. Бу айга 44874 цн сөт җитештерелде,узган елның шушы вакытына караганда 353 цетнерга артыгырак. Июнь аенда 3946 цн ит житештерелде. Хуҗалыкларның гомуми нәтиҗәләре буенча Аняк агрофирмасы 1 урында, Башак хуҗалыгы 2 урыннарда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International