Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең туризм буенча Республика Чемпионаты

2013 елның 9 июле, сишәмбе
28 июньнән 30нчы июньгә кадәр Әлки районы урманында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында туризм буенча Республика беренчелеге узды. Безнең районның данын Теләкәйдән Резеда Вагизова, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Шәриптән Руслан Ашуров, Айманнан Фидәис Саматов, Суксудан Ильгизә Мөхәмәдиева якладылар. Чарада күп кенә төр ярышлар үткәрелде, алар арасында носилка ярдәмендә авыруны күчерү, тар аралыктан шуышып чыгу, палатка җыю, медицина ярдәмен күрсәтү һәм башка төр ярышлар узды. Фидәис Саматовның чыгарган газетасына тиңнәр булмады, ә Резеда Вагыйзова, Фәнүсә Баянова һәм Светлана Ахметоваларның Актанышка багышлап башкарган җырына барлык тамашачылар 1 нче урынны бирделәр. Башка командалардан аермалы буларак Теләкәй кызы Резедәнең кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Барлык төр ярышлар буенча Актанышлыларыбыз 1 нче урынны яулап кайттылар. Алар өчен бу зур сөенеч, зур казаныш булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International