Казанда Kazan Arena стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарының ачылу тантанасы узды.

2013 елның 8 июле, дүшәмбе
Казанда Kazan Arena стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарының ачылу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты. Берничә ай әзерләнгән матур тантана стадион буйлап Россия халыклары вәкилләре узуыннан башланып китте. Шуннан тамашачыларны Россия Президенты Владимир Путин һәм FISU президенты Клод-Луи Гальен сәхнәгә чыгып сәламләделәр. Арена буйлап әйләнеп Россия Федерациясе дәүләт флагын китергәч, аны дәүләт гимнын акапелла башкарып күтәрделәр. Аренада күңелле тамаша башланып китте, ә аннан катнашучылар парады булды. Стадионда рус композиторлары әсәрләре яңгырады, ә катнашучы илләр командалары әйләнеп чыгып трибунада урын алдылар. Парадны Россия Федерациясенең җыелма командасы тәмамлады – тамашачылар россиялеләрне басып каршы алдылар, стадион буйлап “дулкын” җибәрделәр. Тантана дәвамында “Отражение” (“Чагылыш”) тамашасы булды, аның вакытында тамашачылар хәтта 3D-рәсемнәр күрә алдылар – аның өчен һәр тамашачыга махсус күзлек бирелде. Тамашаның төп идеясе – рус мәдәниятенең байлыгы, Россия фәне һәм техникасы казанышлары булды. Тамашада су да булды – аренада фонтаннар сиптерде һәм көймәләр йөзеп йөрде. Арена түбәсенә акробатлар да менде, ә космоска очу турындагы өлештә сәхнә әйләнәсендә зур утлар янды. Тамашачылар да шоуда катнаша алдылар, алар төрле төстәге фонарикларны кабызып трибуналарда бәйрәм хисе тараттылар. Гальен сүзләренчә, узган 5 ел эчендә Казан Россия спортының үзәге булганын һәм масштаблы спорт ярышларын кабул итә алганын исбатлады. Ул Владимир Путинны Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачырга чакырды. Үз чиратында Россия Президенты сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны чакырды. Бөтенесе бергә алар Универсиаданы ачык дип игълан иттеләр. Стадионда факел йөртүчеләр күренде – алар стадион буйлап әйләнеп чыгып Уеннар утын кабызып җибәрергә тиеш иде. НХЛ драфтының беренче номеры, Түбән Кама хоккее укучысы Наил Якупов, волейбол буенча ике кат чемпион Екатерина Гамова, Параолимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов, дзюдо буенча Олимпия чемпионы Таһир Хайбулаев. Дүртәүләшеп алар ут чашасының дүрт ягына басып бер үк вакытта төп факелны кабызып җибәрделәр. Шул ук вакытта Казан аренасы өстендә салют башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International