“Гаилә, ярату һәм тугрылык көне”

2013 елның 5 июле, җомга
5 нче июль көнне Актанышта Бөтенрәсәй бәйрәме кысаларында уза торган “Гаилә, ярату һәм тугрылык көне” уңаеннан озак еллар бер-берләренә мәхәббәт, хөрмәт хисләрен саклап, балалар тәрбияләп үстереп, үрнәк гаилә исеме алган гаиләне тәбрикләү тантанасы узды.
Тантананың төп сәбәпчеләре –Тат.Суксы авылыннан Фәнзилә һәм Халәф Сираевлар. Бу тату, үрнәк гайлә 36 ел элек никахларын рәсмиләштереп иңгә-иң куешып, татулыкта-тигезлектә гомер итәләр. Гайлә башлыгы Халәф Самигулла улы 25 елдан артык Актаныш районы “Сельхозхимия” оешмасында шофер булып эшләп күп кенә мактау хатларына ия булган. Фәнзилә Фаиз кызы Тат.Суксы хастаханәсендә 36 ел шәфкать туташы булып эшли. Сираевлар 3 бала тәрбияләп, аларга тиешенчә белем биргәннәр. Фәнзилә һәм Халәф Сираевлар гайләсен бәйрәм белән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәтова котлады һәм аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International