Төп тема: муниципалитетларның социаль проблемаларын чишү һәм коммерцияле булмаган оешмаларның потенциалы һәм аны гамәлгә ашыру мәсьәләләре.
Форумда грант конкурсларында катнашу аша социаль проектларга инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре, муниципалитетның кеше капиталына инвестицияләр ясавы һәм аларның нәтиҗәлелеге һәм башка әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелде.
Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева һәм Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов та катнашты.
“Бүгенге очрашуда алган гамәли күнекмәләр коммерцияле булмаган оешмаларга яңа мөмкинлекләргә юл ачар дигән өметтә калам.
Актаныш муниципаль районында 63 НКО эшләп килә. Пандемия һәм бүгенге икътисади катлаулы чорда да алар үз эшчәнлеген дәвам итеп, җирлегебез яшәешендә әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә үз өлешләрен кертәләр.
Әлеге тәҗрибә уртаклашулар һәркем өчен дә файдалы узсын иде һәм киләчәктә коммерцияле булмаган оешмаларның потенциалын тулысы белән кулланып, социаль проектларга күп кенә инвестицияләр җәлеп ителер дип ышанып калабыз,” – дип ассызыклады Ленар Рафак улы.