Күҗәкә авыл җирлегендә яңа түшәлгән 6 км озынлыктагы юл кулланылышка тапшырылды.

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
3 нче июль көнне Күҗәкә авыл җирлегендә яңа түшәлгән 6 км озынлыктагы юл кулланылышка тапшырылды. Биредә юл төзү эшләре 2011 елда ук башланып киткән иде. Юл ачу тантанасы барлык авыл халкын үзенә җыйнады. Чарада “Татавтодор” оешмасының Минзәлә булеге җитәкчесе Марат Самигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильнар Фаттахов, “Главтатавтодор” транспорт оешмасының юлларны кабул итүче кураторы Камиль Фардиев һәм юл төзелүдә үзләреннән өлеш керткән җитәкчеләр катнашты. Иң элек җирлек башлыгы Рамил Хайбиев сүз алып, әлеге юлның авыл халкы өчен бик тә әһәмиятле булуын ассызыклады. Бу юлларда авыл халкының хәвеф-хәтерләрсез генә йөрүләрен теләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильнар Фаттахов исә, үз чыгышы барышында юл мәсьәләсенең авылны яшәтүче төп факторларның берсе булуына басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International