Коррекцион интернат-мәктәп директорларының семинар-киңәшмәсе

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
Такталачык коррекцион интернат мәктәбе 3 июль көнне Республиканың төрле төбәкләреннән коррекцион интернат-мәктәп директорларын, балалар йорты җитәкчеләрен, барысы 80 гә якын кешене узенә туплады. Биредә коррекцион интернат мәктәпләрен һәм балалар йортларын яңа уку елына әзерләу буенча Республика киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов катнашты. Килгән кунаклар иң элек интернат мәктәпнең бакчасы белән танышып чыкты. Балаларның кул эшләреннән төзелгән кургәзмәне кузәттеләр. Такталачык коррекцион интернат мәктәбендә косметик ремонт үткәрелгән. Мәктәп яңа уку елына укучыларны кабул итергә тулысынча әзер. Республиканың башка махсус белем йортларына да әлеге үрнәктә мәктәпләрне әзерләп бетерү бурычы куелды. Соңыннан исә семинарда катнашучылар гуманитар гимназия-интернат һәм “Бүләк” лагере белән танышып чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International