Барда авылында Бөтенрәсәй авыл Сабантуе

2013 елның 1 июле, дүшәмбе
29 июнь көнне Пермь төбәге Барда авылында IV Бөтенрәсәй авыл сабантуен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар арасында Рәсәй Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Пермь төбәге губернаторы Виктор Басаркин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Салават Сагитов катнаштылар. Бәйрәм башланыр алдыннан Барда авылының мәчетендә булдылар, Габдулла Тукай исемендәге паркта чәчәкләр куйдылар. Сабантуйда Оренбург, Киров, Пенза, Курган, Самара, Ульяновский, Чиләбе өлкәләре, Мари-Эл, Удмуртия Республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар катнашты. Кунаклар мәйданга килгәч Татарстан Республикасын тәкъдир итүче авыл өе ихатасына уздылар, аны Актаныш районы әзерләгән иде. Биредә татар халкының тормыш көн күреше, мәдәнияте, сәнгате ачык чагылыш тапкан. Туй киемнәре, ризыклары, кияү мунчасы - барысы да кунакларга бик ошады. Барда Сабантуе шул ягы белән дә истәлекле, биредә “Кама буе кухнясы – 2013” 15 нче төбәк-ара кулинария фестивалена йомгак ясалды. Пермь пешекчеләре 202 кг 336 граммлы “кош телен” пешереп, татар милли ризыгын әзерләү буенча рекорд куйганнар. Сабантуйның асыл бизәге булган көрәшендә Татарстан батырлары актив катнаштылар. Актаныш батырларыннан Алгиз Исмагилов, Руслан Нургалиев үз авырлыкларында беренче урынга лаек булдылар. Артистларга килгәндә Сабантуйда Актанышыбызның “Агыйдел” ансамбле төп сәхнәдә чыгыш ясады, күп кенә уеннар да оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International