Ленар Зарипов Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актанышта район Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар район башлыгы Энгель Фәттаховның отставкасын кабул иттеләр һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Ленар Зариповка йөкләделәр.

Парламент башлыгының эш сәфәре Актанышның Җиңү паркында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, матәм чаралары республиканың барлык муниципалитетларында уза. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, район Советы депутатлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кешелек тарихында иң канкойгыч булган батырлар истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Актаныш муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы көн тәртибендә төп мәсьәлә кадрлар мәсьәләсе булды. Агымдагы елның июнь башында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов отставкага китте.

«Татарстан җитәкчелеге, шәхсән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җирле үзидарә нәтиҗәлелеге һәм муниципалитетларның уңышлы үсеше, гражданнарның социаль инфраструктурага, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләргә тигез үтеп керүен тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. Парламент башлыгы ассызыклаганча, муниципаль дәрәҗәдә куелган бурычларны хәл итү җитәкчегә, аның абруена, максатчанлыгына һәм уңышлылыгына бәйле.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Энгель Фәттаховның бөтен һөнәри юлы район яшәеше белән тыгыз бәйләнгән. Район башлыгының актив позициясе, республика җитәкчелеге ярдәме белән районда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, торак, социаль объектлар һәм юллар төзү һәм капиталь ремонтлау, «Безнең ишегалды» программасы һәм башкалар буенча күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды. Актаныш муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында 2021 ел нәтиҗәләре буенча 12 урында урнашкан. Районның авыл хуҗалыгында да уңышлары зур.

Фәрит Мөхәммәтшин Энгель Фәттаховка уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде. "Күп эшләнде, әмма тормыш дәвам итә, - диде ул, - Энгель Наваповичның тупланган абруе һәм тәҗрибәсе, һичшиксез, безнең республика өчен файдалы һәм кирәк булачак".

Энгель Фәттахов, үз чиратында, шулай ук озак еллар дәвамында бергә эшләгән һәркемгә рәхмәт белдерде. "Актаныш - аграр район, - дип билгеләп үтте ул, - без - игенчеләребез, һәм безнең иң зур казанышыбыз - яхшы икмәк уңышы. Район төрле елларда республикада алдынгы булды, без һәрвакыт 200 мең тонна ашлык үстерергә тырыштык, һәм безгә моңа ирештек. Районда терлекчелек тә үсә".

» Киләчәктә дә хезмәт эшчәнлегемне туган районда дәвам итәсем килә", - дип тәмамлады сүзен Энгель Фәттахов.

Дәүләт Советы Рәисе алда торган бурычлар турында сөйләгәндә, барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшенең төп приоритеты – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, дип ассызыклады. »Бу бурычларны хәл итү өчен районда абруйлы лидер җитәкчелегендә нәтиҗәле эшләүче команда булдырырга кирәк, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - район Уставы нигезендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән элек район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән Ленар Зарипов кандидатурасы тәкъдим ителде".

Ленар Зарипов-Актаныш районы Күҗәкә авылында туган. Әтисе озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче урыннарда эшли, ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Ленар Зарипов үзе электромонтердан «Сетевая компания» ААҖ филиалы – «Чаллы электр челтәрләре»директорына кадәр хезмәт юлының барлык баскычларын узды.

Актаныш районы Советы депутатлары республика Президенты тәкъдим иткән кандидатураны бертавыштан хупладылар. Энгель Фәттаховның отставкасы «каршы»дигән бер тавыш белән кабул ителде.

Бүген үк Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Район Уставы нигезендә, хәзерге вакытта әлеге вазыйфаны биләп торуга конкурс игълан ителде, аның нәтиҗәләре буенча Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару РИКның беренче урынбасары Ленар Зариповка йөкләнде.

Әлеге карар кабул ителгәннән соң Ленар Зарипов Татарстан Президентына үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 
"Бүген без Энгель Наваповичка районда эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча диярлек башкарылган эшләре өчен бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка нәтиҗә ясап, журналистлар белән аралашканда, Актаныш районы үз үсешенең яхшы икътисади, социаль һәм мәдәни рельсларына куелган. Депутатлар Президент тәкъдим иткән Ленар Зарипов кандидатурасын хуплавына шатмын. Аның җитәкчелегендәге район уңышлары тагын да артыр дип ышанам. Актаныш районында, чиста татар телендә, татар халкының теле, гореф-гадәтләре саклана. Моннан тыш, авыл халкына ярдәм итеп, без авыл икътисадын гына үстереп калмыйча, республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәни кодын да саклыйбыз. Авылда халык теле һәм гореф-гадәтләре саклана".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International