Районның хужалык җитәкчеләре катнашында семинар киңәшмә узды

2013 елның 28 июне, җомга
25 нче июнь көнне районның хужалык җитәкчеләре катнашында семинар киңәшмә узды. Семинар “Ташкын” хуҗалыгында башланды, аның төп темасы терлек азыгы әзерләүгә багышланды. “Ташкын” хуҗалыгының терлек торагы ремонтланган, бөтен технологик таләпләргә җавап бирерлек. Хуҗалыкның җәйге лагерында саву залы, бозау караучылар бүлмәсе, сөт үткәргеч, терлек почмагы һәм ясалма орлыкландыру технологы бүлмәсе бар. “Ташкын” хуҗалыгында печән әлегә җитәрлек. Колхозчыларга да 3 мең цетнер печән таратылган. Җәй коры килү сәбәпле хуҗалыкның саламы юк. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет житәкчесе Ф.М.Камаев бу катлаулы мәсьәлә буенча су басу куркынычы янаган зоналарда печән әзерләргә кирәклеген, районнан читкә печән сату катгый тыелуын боерды. “Чишмә” хуҗалыгының Аккүз фермасы каралды. Хуҗалыкның басуында үсеп килуче культуралар дымга сусаган, башактагы бөртекләрне саклау максаты куелган. Печән әзерләү әкрен бара. Шушы көннәрдә сыйфатлы терлек азыгын әзерләргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International