Актанышта Сабантуй бәйрәме һәрвакыттагыча күтәренке рухта узды

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Халкыбызның ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр  килеп җиткән әлеге затлы милли бәйрәме, заманнар ничек кенә үзгәрсә дә, һәрвакыт сагынып көтеп алына торган олы вакыйга булып кала бирә. Бай тарихлы бу бәйрәмдә татар халкының үзенчәлекле гореф гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагылыш таба. Милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык һәм кунакчылык, эш сөю кебек күркәм сыйфатлар Сабантуйда аеруча ачылып, тагын да көчәеп китә.  Якты хатирәләр, шатлык, туганлык хисләре аша һәркемнең йөрәгендә урын алган Сабантуй яшен-картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, башка бик күп халык бәйрәмнәре кебек үк, дус тату, узара аңлашып, мәдәни казанышлар белән уртаклашып яшәү үрнәге булып тора.

Быел да Актанышта Сабантуй бәйрәмнәре һәрвакыттагыча күтәренке рухта узды. Үзәк мәйданга җыелган район халкын Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде:

"Барлык райондашларыбызны, бәйрәмебезне олылап, сагынып кайтучы якташларыбызны, ветераннарыбызны, бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәркемне район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменнән халкыбызның яраткан милли бәйрәме – Сабантуй  белән ихлас күңелдән кайнар котлыйм,  хезмәтегездә  уңышлар, ныклы сәламәтлек, һәммәгезгә шатлык һәм гаилә бәхете телим.

12 июнь, дәүләтебезнең иң олы бәйрәмнәренең  берсе булган Россия көне буларак бәйрәм ителә. Бу көнне без уникаль тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган Ватаныбызны олылыйбыз. Россия көне – илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек, уртак җаваплылык символы да. Актаныш районы да илебез үсешенә үз өлешен кертә. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, агросәнәгать комплексындагы уңышлары белән актанышлылар кече Ватаныбызны данлыйлар," - дип котлау сүзләрен җиткерде ул.

Ә Сабантуй бәйрәме – ул беренче чиратта игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, районыбызда, республикабызда азык төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышлык куйган һәркемнең бәйрәме. Районыбыз хезмәтчәннәре дә элек-электән килгән традицияләрне дәвам итеп, быелгы Сабантуена да фидакарь эшләр, зур гына хезмәт бүләкләре белән килделәр.

Быел да игенчеләребез язгы-кыр эшләрен тиешле агротехник срокларда, зур оешканлык һәм югары сыйфат белән башкарып чыктылар. Чәчелгән мәйданнарга зур өметләр баглап бер гектарга уртача 67 кг тәэсир итү көчендә минераль ашлама кертелде. Ә Чәчер хуҗалыгында, Әнәк агрофирмасында әлеге күрсәткеч 100дән артык. Актаныш агрофирмасы, Ташкын, Нигез, Чишмә хуҗалыклары гектарына 70 кг ашлама керттеләр. Бүгенге көндә дә яфрактан тукландыру эше дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре төнне көнгә ялгап эшләве аркасында өстәлләребез мул. Кояш нурлары белән бергә басуга чыгып, вакыт белән исәпләшми эшләүче механизаторларыбыз алдында баш имичә мөмкин тугел. 2022 елның Кыр батыры исеменә лаек Идрисов Нияз Риф улы кебекләр булганда киләчәгебез өметле, игенчелек тармагы ышанычлы кулларда.

Терлекчелек – хуҗалыклар өчен ел дәвамында тотрыклы продукция һәм керем алу чыганагы. Игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да киләчәгебезнең иминлегенә нигез салына торган көннәр. Һәр мизгелне, һәр мөмкинлекне файдаланып хезмәт куяр чак.

Ел саен авыл җирлекләре, авыллар, район үзәге оешмалары арасында чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү буенча смотр конкурслары үткәрелә, аларга Сабантуйда нәтиҗә ясала һәм алдынгылар бүләкләнә. Бүген әлеге бәйгегә йомгак ясады. Аеруча Пучы, Әтәс, Айман, Аккүз, Мәсәде, Чуракай, Татар Суыксу җирлекләре бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән. Район үзәге оешмалары арасында 7 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасы, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, үзәк хастаханә, Балалар иҗат үзәге кунакларны, райондашларыбызны шау чәчәккә күмелеп каршы ала. Район башлыгы Энгель Фәттахов җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм махсус акчалата премиясен тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International