Татарстан делегациясенең Петербург халыкара икътисадый форумындагы эш йомгаклары турында

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
25 июнь көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Петербург халыкара икътисадый форумындагы эш йомгаклары турында сөйләделәр. Брифинг гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында узды. Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советы (АИРР) рәисе сыйфатында АИРРның гомуми җыелышын уздырды. Җыелыш барышында АИРР, Татарстан Республикасы һәм «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)» ДК арасында килешү төзелде. Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү буенча «Газпром» ААҖ идарәсн рәисе Алексей Миллер, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Зубков һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов арасында өчьяклы килешүгә имза салынды. Чит илләр инвесторлары белән хезмәттәшлеккә килгәндә исә, брифингта катнашучылар, аерым алганда, Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җире вәкилләре белән хезмәттәшлек турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International