“Югары иҗтимагый нәтиҗәле Рәсәй оешмасы” конкурсы

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Ел саен Рәсәй Федерациясендә “Югары иҗтимагый нәтиҗәле Рәсәй оешмасы” конкурсы уздырыла. Конкурсның төп мәсәләсе – Рәсәй оешмаларын югары нәтиҗәләргә ирештерү, тәҗрибәләре белән алмашу, оешмаларда иҗтимагый хезмәттәшлек формаларын үстерү. Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына әлеге конкурсны Татарстан Республикасында регион этабын оештырып уткәрергә вәкаләт бирелде. Конкурста катнашучылардан гаризаларны Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 1 июльга кадәр кабул итә. Конкурсны үткәру буенча тагында тулырак мәглүмәтне (http://mtsz.tatarstan.ru) сайтыннан алып була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International