22 июнь көнне Актаныш районына Универсиады уты килеп житте

2013 елның 25 июне, сишәмбе
22 июнь көнне Актаныш районына Универсиада уты килеп житте. Эстафета уты колоннасы безгә Мөслим муниципаль районыннан килде. Актаныш урамнарыннан Универсиада факелы белән 13 кеше үтте, алар арасында районның танылган спортсменнары, укучылар, Башкарма комитет вәкилләре һәм җиңел атлетика буенча дөнья рекордсменкасы Султанова-Жданова Фирая катнашты. Эстафетаның тәмамлану этабында Универсиада утын Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет  җитәкчесе Ф.М.Камаев алып барды. Бу әһәмиятле вакыйгада Актанышка истәлек итеп Универсиада эстафетасының факелы тапшырылды. Онытылмаслык вакыйгага бөтен Актаныш халкы  җыелган дияргә була иде. Ата-аналар, балалар, укучылар,өлкәннәр – берсенең дә бу истәлекле зур вакыйганы курми каласы килмәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International