Район башлыгы Энгель Фәттахов чемпион көрәшчеләребезне хөрмәтләде

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына узган төбәкара милли көрәш турнирының чемпионнарын хөрмәтләде.
22 нче тапкыр уздырылган әлеге мәртәбәле турнирда Актаныш көрәшчеләре 10 нчы тапкыр чемпион калды. Энгель Фәттахов яшь көрәшчеләребезне һәм остазларын ихластан тәбрикләп рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм акчалата бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасының Беренче Президенты М. Ш. Шәймиев Кубогына 2006-2008 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика ярышлары призерлары һәм җиңүчеләре.


36 кг. га кадәр авырлыкта:
2 урын - Хаҗиев Радмир
43 кг. га кадәр авырлыкта:
1 урын-Әнвәров Муса
50 кг. га кадәр авырлыкта:
3 урын-Шакирҗанов Рөстәм
55 кг. га кадәр авырлыкта:
3 урын-Максимов Рузил
60 кг. га кадәр авырлыкта:
3 урын-Латыйпов Гомәр
70 кг. га кадәр авырлыкта:
3 урын-Лисин Игорь

Актаныш командасы составы:
1.    Басыйров Искәндәр
2.    Газизов Илфат
3.    Садретдинов Ринат
4.    Харрасов Ильяс
5.    Нургатин Адель
6.    Хакеров Газинур

Тренерлар: Әнвәр Илвир Илфат Улы, Нургалиев Ришат Әбудәр Улы, Насрыев Илнар Илдар Улы, Сираев Рамил Хәләф Улы, Бикмөхәммәтов Айгиз Фәиз Улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International