Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы һәм 11 нче класс чыгарылыш укучылары  бик матур традиция башлап җибәрде

2022 елның 13 мае, җомга

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы һәм 11 нче класс чыгарылыш укучылары  бик матур традиция башлап җибәрде. Әлеге укучыларның тәкъдиме белән Ленин паркында "Чыгарылыш аллеясы" булдырылды. Әлеге аллеяга 36 төп нарат һәм чыршы үсентеләре утыртылды. Һәр агачка укучылар үзләренең исем-фамилияләрен язып элделәр. Әлеге традиция киләчәктә дә дәвам итәр, авылыбызны яшелләндерү өстендә эш алып барылыр дигән өметтә кала 2022 елгы чыгарылыш класс укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International