"Батыр" спорт сараенда Татарстан Республикасының беренче Президенты, данлыклы якташыбыз Шәймиев Минтимер Шәрип улы Кубогына төбәкара көрәш турниры башланып китте. Ике көн дәвамында барачак бәйгедә 33 районнан 400 гә якын көрәшче бил алышачак.