Бүген Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль район Советының 4 нче чакырылыш 18 нче утырышы узды. Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясенә багышланган иде ул. Утырышта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начфин һәм “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалеев та катнашты. Алар, иң әүвәл, район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат һәм Технология техникумының эшчәнлеге һәм цифрлаштыру өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән якыннан танышты.
Актаныш муниципаль районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе белән районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамиль кызы таныштырды. Әлеге стратегия районның социаль-икътисади үсешенең барлык өлкәләрен үз эченә ала: дәүләт-муниципаль сектор, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт, төзелеш һ.б..jpg)
Цифрлы трансформациянең төп бурычлары:
1. Кеше капиталын, тормыш һәм эшләү өчен шартлар тудыру.
2. Цифрлы технологияләрне куллану нигезендә икътисадны тотрыклы үстерү өчен шартлар булдыру.
3. Район икътисадының төп тармакларын, социаль өлкәне һәм төзекләндерү мохитен трансформация өчен цифрлы технологияләрне куллану.
Утырыш барышында җирле үзидарәдә цифрлаштыру проектларын тормышка ашыру буенча Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Рәмис Мөхәмәтхамис улы, авыл хуҗалыгында цифрлаштыру буенча Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Сәлимгәрәев Нәфис Әзһәм улы, «Актаныш район үзәк хастаханәсе" ДАССУда мәгълүмат технологияләрен үстерү буенча район үзәк хастаханәсе баш табибе Хаев Айдар Рәфкать улының чыгышлары тыңланды.