2022 елда Росмолодежь Форумы май-ноябрь айларында узачак һәм бөтен ил буенча Камчатка краеннан алып Калининград өлкәсенә кадәр 19 тематик федераль һәм округ мәйданчыгыннан торачак.
Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы форумнарында яшьләр проектлары, студентлар берләшмәләре лидерлары, коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре, яшь белгечләр арасыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 20 меңнән артык яшь кеше катнашачак. Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы форумнарының санлы чараларын 5 млн.нан артык кеше колачлаячак.