Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап 8 май көнне Чөгәнә авылында Бөек ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенәяңа яңа һәйкәл ачу тантанасы узды. Халык ярдәме һәм үзара салым акчаларына төзелгән мемориалларның берсе ул.
Бүгенге көндә Чөгәнә авылы үзәге кебек авыллар районда сирәктер. Биредә узган ел өр-яңа мәктәп-бакча сафка баскан иде. Каршыда гына өр-яңа мәдәният үзәге, күршедә фельдшер-акушерлык пункты, заманча җиһазланган балалар майданчыгы һәм спорт мәйданчыгы ясалды. Авылда елдан-ел яңа йортлар, яшь гаиләләр саны арты. Бу әлбәттә, авылның киләчәге бар һәм ышанычлы кулларда дигән сүз.
Тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Бәйрәмгә җыелган авыл халкын Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрикләп, район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменән ихлас котлауларын җиткерде. .jpg)
"Россия – ул файдалы казылмаларга бай, җирләре, табигате белән дан тоткан, күпләрне кызыктырган илләрнең берсе. Бүген илебез икътисадый һәм мәгълүмати басым шартларында яши, җитди сынаулар алдында тора.
Тарихка күз салсак, дөньядагы бер генә сугышны да Россия беренчеләрдән булып башламады. Без һәрвакыт башка илләргә карата ышаныч белдереп, ачык һәм эчкерсез сәясәт алып бардык. Кызганыч, дошманнар шуның белән файдаланып, астыртын рәвештә 1941 елны һөҗүм итте. Бүген безнең тарихи хаталары кабатларга хакыбыз юк. Ауропа илләре һәм Америка Кушма Штатлары еллар дәвамында илебез чикләренә хәрби көчләрен туплады, бүген исә Украина җирләрен Россиягә каршы көрәш буларак плацдарм итеп файдаланалар. Шул сәбәпле, без махсус хәрби операцияне башларга мәҗбүр булдык. Аның максаты - сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан мыскыллау, геноцидка дучар ителгән Донбасс халкын яклау, Бөек Ватан сугышында, концлагерьларда җәзаланган миллионлаган кешеләр алдында изге бурычыбызны үтәп, яу кырында ятып калган ата-бабаларыбызның көрәшен дәвам итеп нацизмны бетерү һәм шул рәвешле илебезне яңа хәрби янаулардан саклау.
Сугышлар беркайчан да яхшылыкка илтми. Моны һәркем яхшы белә. Әмма бүгенге көрәш – ул илебезнең киләчәге, иминлеге өчен алып барыла. Һәркемнең дә теләге бер – кан коюны туктатып, утлы тарих битләрен ябып кую, тыныч тормышка кайту. Без моңа бары тик бердәм булганда гына ирешә алачакбыз" - дип искәртте ул.