Чишмә һәм чишмә янын чистарту - изге эш

2022 елның 7 мае, шимбә

Бүген Актаныш авылы "Әтәчкәй" балалар бакчасы активистлары Аскы Актанышта урнашкан "Хәмит" чишмәсе янын тәртипкә китерделәр. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә биләмәдән чүп-чар җыйды. Шунысы куанычлы, балалар аны бик теләп башкардылар. Мондый игелекле эш күңел халәте булганда гына канәгатьлек хисе бирә.
- Безнең төп бурыч - туган якның чисталыгын һәм тәртибен саклау. Табигать матурлыгын саклыйк, ул чакта киләчәк буын безгә рәхмәтле булыр,- ди балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әгълямова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International