Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның иң алдынгы укучылары хөрмәтләнде

2022 елның 6 мае, җомга

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның традицион бәйрәме - алдынгыларны хөрмәтләү тантанасында узды. Гадәттәгечә, әлеге бәйрәм, берничә ел дәвамында, уку елы ахырында, гимназиякүләм билгеләп үтелә. Биредә, уку елы дәвамында иң зирәк һәм акыллы, иң җитез һәм иң булган, гимназия исемен мактаулы өлкәләрдә таныткан,  талантлы укучыларны һәм аларның остазларын барлап һәм хөрмәтләделәр.

Шулай ук, тантананың иң күңелле ноктасы - 2021-2022 уку елы нәтиҗәләре  буенча уку, олимпиада, конкурслар, тәрбиялелек критерийларын үз эченә алган УКУЧЫЛАР РЕЙТИНГЫ  билгеләнде:

5-6 сыйныфлар арасында:

Закирова Камила Риназовна

Харисова Гузель Ильясовна

Ибрагимов Амир Илгамович

Харрасов Ильмар Тагирович

 

7-8 сыйныфлар арасында:

Хазиев Румиль Рустемович

Амирханова Рамиля Руслановна

Шаемова Гульяр Илусовна

Маликова Азалия Ильназовна

 

9-11 сыйныфлар арасында:

Гилаев Айнур Айдарович

Гильметдинова Миляуша Маратовна

Гарифуллина Руфина Рузилевна

Гаянов Айбулат Ильфакович.

Алдынгы укучыларны һәм ата-аналарны район башлыгы Энгель Фәттахов хөрмәтләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International