21 июнь көнне Актаныш районының «Буләк» ял һәм сәламәтләндеру лагерында 1 сменаның ябылу тантанасы булып узды

2013 елның 22 июне, шимбә
21 июнь көнне Актаныш районының «Буләк» ял һәм сәламәтләндеру лагерында 1 сменаның ябылу тантанасы булып узды. Әлеге сменада узебезнең гимназия һәм аз керемле гайләләрнең балалары белән беррәттән,Мәскәү,Самара,Ижау һәм Пензадан килгэн балалар ял итте.
Лагерьда уеннар,концертлар,экскурсиялар оештырылды. Балаларны Болгар шәһәренә һәм Чаллы шәһәрендәге Дельфинарияга алып бардылар. Лагерьның беренче сменасында 120 дән артык бала ял итте. Илебезнең төрле регионнарыннан килгән кыз-малайлар татарча сөйләшергә ойрәнделәр, татар мөхитендә үзләре өчен бик күп яңалык, мәгълүмат тупладылар. Ябылу тантанасы кызыклы концерт номерлары,җырлары, биюләре белән тәмамланды. Лагерьның алдагы икенче сменасында сәләтле балалар ял итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International