Актанышта Карга боткасы узды

2022 елның 1 мае, якшәмбе

Бүләк аланында традицион Карга боткасы узды. Һава торышы иртән, яхшыны өмет итми еламсырап торса да, бәйрәм вакыты җиткәч, язгы рәхәт кояшы белән иркәләде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты, уеннар уйнады, учакта пешкән тәмле ботка һәм коймак белән сыйланды. 

БӘЙРӘМ ТАРИХЫ:

Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен булганын белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне һәркем, матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Каргаларга да өлеш чыгарылган. Бүгенге көндә дә кайбер илләрдә, мәсәлән Төркиядә тау битләренә яз җиткәч кошларга ашарга ашлык сибелә. Ләкин бу инде Карга боткасы дип аталмый. Төркиядә кош-корт, җәлекләр, кошларга карата хөрмәт зур. Безнең илебездә, мөселманнар күп булган җирдә кошлар да ач булмасын диләр анда.
Бездә бу бәйрәмне җырлар биюләп үткәргәннәр. Теләсә нинди бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International