Актанышта 6 тапкыр "Джип-Спринт 116" бәйгесе узды

2022 елның 30 апреле, шимбә

Бүген Иске Байсарда узган «Джип спринт-116» авто узышлары янә меңәрләгән автоспорт сөюче райондашларыбызны һәм зур кунакларны үзенә җыйды. "КамаТрансНефть" җәмгыяте җитәкчесе, райондашыбыз, бик күп автоузышларда җиңү яулаган Рәдис Мөбәрәк улы Хашимов нигез салган бәйге, район хакимияте һәм шәхсән район башлыгы Энгель Фәттахов инициативасы белән быел аеруча киң колач җәеп үткәрелде. Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Зәй шәһәрләреннән, күрше Башкортстаннан, Пермь өлкәсеннән килгән катнашучылар “стандарт”, “стандарт модификацияләнгән”, “спорт” һәм “трофи” классларында көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International