17 июнь көнне Яшьлек милли мәдәни узәгендә терлекчелектә май ае эш курсәткечләрен йомгаклау йөзеннән 24 форма утырышы узды

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе
17 июнь көнне Яшьлек милли мәдәни узәгендә терлекчелектә май ае эш курсәткечләрен йомгаклау йөзеннән 24 форма утырышы узды. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе,хуҗалык рәесләре,ферма мөдирләре катнашты. Җыелышны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Даниф Харисов алып барды. Узган май ае нәтиҗәләре буенча район хуҗалыкларында 33151 баш мөгезле эре терлек бар. Дуңгыз 5081 башка туры килә, 1158 баш ат бар. Ел башы белән чагыштырганда мөгезле терлекләр 449 башка артык. Узган елның шушы чоргы белән чагыштырганда мөгезле эре терлек баш саннары 579 башка артыгырак. Май аена 1081 баш бозау алырга ирештек. Бу айга 42796 цн сөт җитештерелде,узган елның шушы вакытына караганда 1627 цетнерга артыгырак. Май аенда 3923 цн ит житештерелде. 2012 ел белән чагыштырганда 45 цн артыгырак. Хуҗалыкларның гомуми нәтиҗәләре буенча Аняк агрофирмасы 1 урында, Башак хуҗалыгы 2, Чишмә хуҗалыгы 3 урыннарда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International