Актанышта район Башлыгы призына милли көрәш турниры старт алды

2022 елның 16 апреле, шимбә

“Батыр” спорт сараенда яшь көрәшчеләр арасында район Башлыгы призына милли көрәш турниры башланып китте. Әлеге мәртәбәле ярышларда келәмдә 135 спортчы 14 үлчәм авырлыгында көч сынаячак.
Турнирны тантаналы рәвештә район башлыгы Энгель Фәттахов ачып җибәрде.
- Актаныш батырларының даны еракларга таныш. Республика, Россия, дөнья күләмендә чемпион исемен йөрткән баһадир егетләребез бар. Үсеп килүче яшь буынга да әлеге исемгә тап төшерми, югарырак дәрәҗәләргә ирешергә язсын. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим, - дип сәламләде ул катнашучыларны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International