Республиканын “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсында Актанышның 6 санлы “Каенкай” балалар бакчасы грант отты.

2013 елның 18 июне, сишәмбе
Республиканын “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсында Актанышның 6 санлы “Каенкай” балалар бакчасы грант отты. 14 июнь көнне Казанда, тантаналы рәвештә республиканын “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” һәм “Елның иң әйбәт балалар бакчасы” билгеләнеп узды. Тантанада фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, Татарстан Республикасы ЮХИДИ Идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, балалар бакчаларының житәкчеләре һәм тәрбиячеләр катнаштылар. Бу елны беренче тапкыр министр Энгель Фаттахов инициативасы белән иң әйбәт нәтиҗә биргән балалар бакчаларына 1 млн. сум грант бирелде. Грант, балаларны дәуләтнең татар һәм рус телләренә әйбәт өйрәткән, зур нәтиҗәләр курсәткән балалар бакчаларына бирелде. Республика буенча бу конкурста 69 балалар бакчасы катнашты. Грант алучыларны республика комиссиясе билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International