Универсиада уты - планета укучыларынын бердәмлек һәм дуслык символы

2013 елның 18 июне, сишәмбе
Универсиада уты - планета укучыларынын бердәмлек һәм дуслык символы. 22 июнь көнне Актаныш районына Универсиады уты килеп житәчәк. Транспортлар колоннасыннан торган « Эстафета утын » ГИБДД хезмәткәрләре каршы алачак. Колонна Актанышның Җиңү паркы каршындагы сәхнә кырында тукталып, Универсиада утын саклаучылар, факелны тапшырачаклар. Эстафета шушы Җиңү паркы каршыннан башланып китәчәк. Факел кутәреп Актанышның Юбилейный, Тукай, Актанышның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршыннан, Вахитов,Ленин урамнарыннан җитәкчеләр һәм спортсменнар узачаклар. Ленин урамыннан исполком йортына кадәр универсиада факелын кутәреп Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камаев Фаил Мисбахович утәчәк. Аннары тантаналы рәвештә Универсиады утын кабызу, һәм массакуләм чара уздырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International