Цифрлаштыру буенча район башлыгы Энгель Фәттахов тарафыннан оештырылган һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион Университет белгечләре ярдәмендә гамәлгә ашырылган укуларда катнашкан хакимият һәм район мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә бүген, "Дәүләт һәм муниципаль идарәдә цифрлы трансформация" программасы буенча квалификация арттыру турында таныклык тапшырылды. Әлеге чара, махсус 7 апрельгә - Рунетның (RuNet) туган көне уңаеннан үткәрелде.
Нәкъ 28 ел элек, бу көнне Россия өчен ru-домен теркәлеп, югары дәрәҗәдәге милли доменнарның халыкара мәгълүматлар базасына кертелгән иде.
Хәзерге вакытта. RU Домены дөньяда иң эре доменнарның берсе булып кала (анда 5 миллионга якын домен исеме теркәлгән), ә 2020 елга рунеттан файдаланучылар саны 118 миллион кешегә җиткән, һәм бу сан даими рәвештә арта бара. Бөтендөнья пәрәвезеннән башка, бигрәк тә соңгы еллардагы билгеле бер чикләүләр чорында тормышны күз алдына да китереп булмый.