Күптән түгел Актаныш районы вәкилләре күрше Башкортстан Республикасы мәгарифе белән танышып кайтканнар иде. Кунак аша кара-каршы дигәндәй, бүген алар безгә кунакка килде. Башкортстанның мәгариф министрлыгы вәкилләре, Уфа шәһәренең гимназия җитәкчеләре һәм Илеш районы мәгариф хезмәткәрләре Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.