Шәхси йорт белән яшәүчеләрнең капка алды, койма белән юл арасы һәрвакыт халыкта “кемнеке?” дигән шаушу тудырды. Җәен үлән чабу, кышын кары, язлы-көзле чисталык мәсьәләсе бәхәсле юлга илтте.
Бүгенге көндә дә, киң адымнар белән яз атлап килгәндә, юл тутырып аккан суларга зарланып, капка алдындагы торбаларның кардан ачылмаганына чаң суккан райондашларыбыз бар. Югарыдан өмет итеп, каяндыр килеп “хәл итеп” киткәнне көтеп ятуда мәгънә юк. Һәркем үз капка алды өчен җаваплы. Вакытында ачып, акккан суларга юл ярса берәүгә дә зыян килмәс. Әлбәттә, күршеләребездә өлкән яшьтәге яисә авыру кешеләр дә бардыр, аларга да ярдәм итәргә кирәк.
Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди безнең халык. Капка алдың язлы-кышлы карга, суга баткан, җәен ямьсез булып кычыткан үсеп утырса, берәү дә “Карале боларны, авыл башлыгы кая карый микән? Бөтенләй каралмаган бит капка төбе!..” - дип сөйләнмәс, хуҗасына гына сәерсенеп карарлар.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә “минеке түгел” дигән фикер белән йөрмәсен иде. Бергә җыелышып өмәләр оештыру, тирә-якны чистарту, йорт тирәләрен кардан арындыру зарур. Актанышта бердәмлекнең уңай мисаллары шактый. Җәен шау чәчәккә күмелеп утырган йорт яннары, биредә яшәүчеләрнең куллары белән тудырылган матурлык күзне иркәли.
Бердәм булыйк, бергә булыйк.