15 июнь көнне Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме тугызынчы утырышы булып узды.

2013 елның 17 июне, дүшәмбе
15 июнь көнне Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме тугызынчы утырышы булып узды. Регламент буенча муниципаль район Советының секретариат составына 3 депутат кертелде: 1. Ахметов Камил Сабиржан улы – Чалманарат җирлегеннән район Советы депутаты 2. Гафуров Айваз Әбесогот улы – Киров җирлегеннән район Советы депутаты 3. Анварова Дилбэр Миркасим кызы - Яңа Әлем җирлегеннән район Советы депутаты Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителеп тулысынча расланды: 1. Актаныш муниципаль районының 2012 елга бюджет үтәлеше турында. 2. “Актаныш муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткә дәгъва итүчеләрнең керемнәре,мөлкәте һәм муниципаль хезмәткәрләрнең тормыш иптәшләренең, балигъ булмаган балаларының керемнәре һәм мөлкәте турында мәгълүмат бирү турындагы” 2010 елның 12 февраленнән 42-04 санлы район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында. 3. “Актаныш муниципаль районы муниципаль вазыйфа башкаручыларның һәм муниципаль вазыйфа башкаруга дәгъва итүчеләрнең керемнәре,мөлкәте һәм муниципаль вазыйфа башкаручыларның тормыш иптәшләренең, балигъ булмаган балаларының керемнәре һәм мөлкәте турында мәгълүмат бирү турындагы Нигезләмәне раслау турындагы” 2012 елның 25 июленнән 19-07 санлы район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында. 4. «Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты һәм аның бүлекләре турындагы” район Советының 2007 елның 1 августыннан 17 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында. 5. Актаныш муниципаль районы территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге “База 746” промышленность мәйданы барлыкка китерү турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International