1 апрель көнне, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Закиров тууына 80 ел тулуга багышланган бию бәйгесенең йомгаклау концерты узды.
3 сәгать барган тамашада иң-иңнәр чыгыш ясады. "Актанышта сирәк кеше биимидер. Әлеге концерт моңа яхшы дәлил. Бик матур, күңелле чара. Бер генә районда да бездәге кебек яшь талантлар, иҗат белән янып йөрүчеләр юктыр. Милли җанлы, мәдәнияткә гашыйк райондашларыбыз булганда милләтебезнең, татар дөньясының киләчәге ышанычлы кулларда. Барлык катнашучыларга ихластан рәхмәт!" дип тәбрикләде район башлыгы Энгель Фәттахов.