Бүген, 2 апрель көнне, Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында 2021 ел нәтиҗәләре буенча спорт конференциясе узды. Әлеге чарада Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе җитәкчесе Марсель Таһиров та катнашты.
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев 2021 елга нәтиҗә ясап, 2022 елга максат һәм бурычлар билгеләде. Ел дәвамында төрле спорт ярышларында катнашып, уңышларга ирешкән спортчылар һәм аларның остазлары бүләкләнде.
"Спорт өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Аеруча кадрлар мәсьәләсендә дә эшләп бетерәсе бар. Бүгенге көндә хезмәт куйган ветеран остазларыбызга рәхмәт. Аларның энтузиазмы, үз эшләренә бирелгәнлекләре һәм районда сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен ихластан рәхмәт! Сәламәт яшәү рәвеше алып барам, спорт белән шогыльлләнәм дисәң районда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Киләчәктә, футбол манежын төзүне планлаштырабыз. Бар уңайлыклары да булган спорт корылмасы булачак ул." - дип искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.