Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты Актанышта "Ядкәр" проектының эшчәнлеге белән таныштырды

2022 елның 2 апреле, шимбә

Бүген Актаныш кунаклар кабул итә. Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты Әнәк, Иске Айман, Яңа Кормаш авыл халкын «Ядкәр» проектының эшчәнлеге һәм нәтиҗәләре белән таныштырды. ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы Шәрип Шәймиев музеена данлыклы якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең яңартылган, зәвык белән күннән эшләнгән шәҗәрәсен һәм район башлыгы Энгель Фәттаховка ТАССР һәм Татарстан Республикасы хакимият органнарының зур тарихын туплаган китабын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International