Бүген Әлфия Авзалова исемендзге район мәдәният сараенда "Киләчәккә адым" техник иҗат фестивале узды.
Быелгы Фестиваль үз кысаларына “21 нче гасыр кулибиннары” бөтенрәсәй яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабын, “Балта эше” һәм “Тегү эше” компетенцияләре буенча “Мин –оста!”, ”IТ – проектлар” , “Эшмәкәрлек фабрикасы” бизнес-идеяләр район бәйгеләрен, укучыларның фәнни-техник иҗат күргәзмәсен үз эченә алды. Шулай ук укучылар арасында уздырылган “Һөнәри дебют”, Актаныш технология техникумы студентлары арасында үткән “Үз һөнәренең остасы” бәйгеләре районыбызның яшь һөнәр ияләрен ачыклады. Бүгенге тантанабыз бу бәйгеләрдә зур тырышлык куеп уңышка ирешкән, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларыбыз һәм мөгаллимнәребезне хөрмәтләү йөзеннән уздырылды.
“Мин – оста!” бәйгесенең «Балта эше» компетенциясендә – номинация җиңүчесе;
- фәнни техник иҗат күргәзмәсенең “Робототехника” номинациясендә җиңүче,
“Көнкүреш приборлары, халык кулланышының техник товарлары” номинациясендә - 1 урын,
- “XXI нче гасыр кулибиннары” яшь уйлап табучылар олимпиадасының “Технологияләр” номинациясендә – 3 урын; «Киләчәк транспорты» номинациясендә җиңүче,
- “Һөнәри дебют” һөнәри бәйгесенең «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә - 1 урыннарны алган Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Әхмәтов Ильмир “Күпкырлы яшь һөнәр иясе – 2022” титулына лаек булды. Ихластан котлыйбыз!