Язгы кыр эшләренә әзерлек уңаеннан традицион укулар узды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Технология техникумында бүген хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек уңаеннан укулар узды. Төп тема – сыек ашламалар куллану, аларның нәтиҗәлелеге. Әлеге уңайдан, укуларга, шушы юнәлештә эшләгән “Мастеркас” җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Хамис Мөхәммәтгалиев чакырылган иде. Үсемлекләрне саклау чараларын һәм минераль ашламаларны нәтиҗәлерәк файдалану өчен, хуҗалыкларда сыек ашлама әзерләү урыннарын булдыру хакында үз тәкъдимнәрен җиткерде ул.

Укуларда район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. "Сыек минераль ашламалар елдан-ел популярлаша. Гадәти ашламалардан бераз кыйммәтрәк торса да, аларның нәтиҗәлелеге хәтта дым җитмәү фонында да югарырак. Узган ел игенчеләребез өчен зур сынау елы булды. Шуңа да быел, хуҗалык җитәкчеләре аңлап, бу мәсьәләгә якын килеп эшләсеннәр иде," - дигән теләкләрен җиткерде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International